Июнь аенда Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 90,2 мең сумга җиткән. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 22 процентка зуррак сан.
Ул чагында республикада уртача эш хакы күләме 73,7 мең сум булган. Шул ук вакытта, май ае белән чагыштырганда, июньдә әлеге күрсәткеч 1,05 процентка арткан. Моңа кадәр Татарстанда аның күләме 89,2 мең сум тәшкил иткән.
Июнь ае йомгаклары буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны алган. Округта хезмәткәрләр уртача 79,3 мең сум алып эшли. Пермь крае (86,8 мең сум) икенче урынга чыккан. Түбән Новгород өлкәсендә уртача хезмәт хакы – 84,1 мең сум, Удмуртия Республикасында – 81,4 мең сум һәм Самара өлкәсендә – 78,3 мең сум. Башкортстанда айлык уртача эш хакы 76 мең сум булган. Округның башка төбәкләрендәге күрсәткеч 74 мең сумнан артмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез