Татарстанда яшелчә бәясе төшкән, ит кыйммәтләнгән

2-6 май чорында кайбер яшелчә бәяләре кимегән, шул ук вакытта ит ризыклары кыйммәтләнгән.

Әйтик, кыяр бәясе 6,6 процентка төшкән. Хәзер аның килосы 132,87 сум (142,71 сум булган). Помидор 2,4 процентка арзанайган: килосы 230,17 сумга калган (алдагы атнада 235,94 сум булган).

Ит бәясе исә берникадәр күтәрелгән. Бәрән ите хакы 2,2 процентка үскән. Хәзер аның килосы 699,29 сум тәшкил итә (683,06 сум булган). Сыер ите бәясе 0,2 процентка артып, килосы 511,84 сум тора.

Чөгендер – 4,2, кишер – 2,9, алма – 2,3, банан – 0,2 процентка кыйммәтләнгән.

Калган ризыклар (тавык һәм дуңгыз ите, сөт ризыклары, йомырка, шикәр комы, икмәк һәм ярмалар) бәясе 1 процент чамасы гына арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре