Татарстанда яшен, томан һәм 23 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген, 25 апрельдә, Татарстанда аномаль эссе һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явачак. Иртән кайбер урыннарда, ТР башкаласын да кертеп, төнлә төшкән томан саклана.

Секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәю ихтималы бар.

Көндез төбәк буенча һава +18.. +23 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +18.. +20 градуска кадәр).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре