Газетага язылу

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, төнлә урыны белән кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил төньяк-көнбатышка авыша, урыны белән аның тизлеге 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура +16..+21 градус, көнчыгыш районнарда +24 градус булды. Көндез исә +23..+28 градус, республиканың көнчыгыш районнарында +31 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар һәм боз явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга, көчәйгәндә 18-23 метрга җитәргә мөмкин. Көндез Казанда +25..+27 градус булачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре