Иртәгә, 6 майда, Татарстанда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 18 метрга кадәр булган көчле җил көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама һәм элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәклеген искәртте. Шулай ук алар янында автомобильләрне дә куярга ярамый.
Көчле җил вакытында мөмкин булганча өйдә калырга һәм балаларны караучысыз калдырмаска киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез