Татарстанда синтетик наркотиклар җитештерүче яшерен нарколабораториянең эзенә төшкәннәр.
“Татар-информ” Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, рейд вакытында наркотиклар әзерләү өчен 7 тоннага якын химик матдә, химик реакцияләр үткәрү өчен җиһаз, индивидуаль саклану чаралары һәм чама белән 38 кг әзер наркотик тапканнар.
“Наркотик матдәләрне законсыз җитештерү, сату яки җибәрү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Шикләнелүчене тотканнар. Аңа 15тән 20 елга кадәр төрмә срогы яный. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез