Татарстанда 14-35 яшьлекләр өчен эш табарга ярдәм итүче “Татарстан яшьләре” порталы эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының чиратагы утырышында республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.
“Без Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә республика яшьләренә җәйге һәм башка чорда эш эш табарга ярдәм итү, вакансияләр турында мәгълүмат урнашытруга багышланган махсус портал әзерлибез”, – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, үсмерләрнең мәшгульлеген тәэмин итү өчен 2015 елдан бирле республикада 173 яшьләр һәм үсмерләр клубы төзекләндерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез