Газетага язылу

Татарстанда ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калучылар саны кимегән

Татарстанда 2021–2024 елларда ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калучылар саны якынча 15 процентка кимегән.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов әйтүенчә, 2021 елда мондый балалар саны 7 меңнән күбрәк булса, 2024 елда 6 меңнән артыграк тәшкил иткән.

Моннан тыш бер ел эчендә ачыкланучы ятимнәр саны кимеп, 956 дан 738 гә калган. Балалар йортларына килгәндә, алардагы ятимнәр саны 11 проценттан күбрәккә кимегән: 2021 елда 481 булса, 2024 елда 426 га калган.

Якыннары ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән балалар саны да 2021 елдан бирле 14,5 процентка азаеп, 736 дан 629 га калган. Әмма Алексей Созинов әйтүенчә, барыбер зур сан әле бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре