Татарстанда язгы кыр эшләре 1 млн 180 мең гектар мәйданда башкарылган

Татарстанда язгы кыр эшләре 1 млн 180 мең гектар мәйданда башкарылган. Бу – планның 66 проценты дигән сүз. Әлеге хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Министр сүзләренчә, чәчү эшләре яхшы оештырылган районнар арасында Тәтеш районы (91 процент), Лениногорск (84 процент), Зәй (84 процент) һәм башкалар бар.

Билгеле булганча, 4, 5 һәм 15 майда Татарстанда һава температурасы –7 градуска кадәр төште. Бу салкыннар шикәр чөгендере һәм рапсның иртә тишемнәренә зыян китергән. Якынча мәгълүматларга караганда, зыян килгән кырлар мәйданы – 5 мең гектарга якын. Марат Җәббаров әйтүенчә, бу кырларны тулысынча диярлек яңадан чәчеп чыкканнар. Моннан тыш министр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәменең планлы рәвештә җиткерелүе турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта республика хуҗалыкларына 4,3 млрд сум акча бирелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре