Татарстанда язгы ташудан саклауга 755 миллион сум акча тотылган

Республикада су басудан саклау чараларына 755 миллион сум акча тотылган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов әйтте.

"Язгы ташуга әзерлек кысасында, шул исәптән, 27 гидротехник корылма төзекләндерелде, 89 чакрым озынлыктагы 111 участокта елга үзәннәре чистартылды һәм тирәнәйтелде. Моннан тыш, 5 урында ярлар ныгытылды", - диде ул.

Ирек Кадамов сүзләренә караганда, язгы ташуга әзерлек барышында 11 меңләп су үткәрү торбасын чистартканнар һәм төзекләндергәннәр. "Барлык эшләргә 755 миллион сум акча тотылды. Бу - узган ел һәм быел язгы ташуга әзерлек чорында тотылган акча", - диде Ирек Кадамов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре