Газетага язылу

Татарстанда Идел елгасында ике балыкчы суга батып үлгән

Ир-атлар Яшел Үзән районында М7 юлының автомобиль күпере астында балык тотып утырганда боз астына киткән.

Коткаручылар, шундук бирегә килеп, берсен судан тартып чыгарган. Ләкин 66 яшьлек ир-атны үлемнән коткарып калуга ирешелмәгән: медиклар, аның үлүен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган. Икенче балыкчының мәетен әле һаман эзлиләр.

МЧС хезмәткәрләре республикада яшәүчеләрне бозга кермәскә өнди. Бу вакытта ышанычлы түгел инде ул, дип кисәтә алар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре