Татарстан Республикасы Зеленодольск районының Октябрьский поселогында Идел елгасында эзләү эшләре төгәлләнде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Коткаручылар 12 сентябрьдә катер батканнан соң үлгән 1979 елгы ир-атны эзләгәннәр иде.
Масштаблы эзләүләргә карамастан, һәлак булучының гәүдәсен таба алмадылар. Тикшерелгән акваториянең гомуми мәйданы 160 гектардан артык.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига Зеленодольск районының Октябрьский поселогыннан ерак түгел булды. Катер йөртүчесе идарәне югалтып, судно әйләнде.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, пассажирлар жилетларсыз булган. Моннан тыш, пассажирлар сыйдырышлыгы нормалары бозылган – алты кеше өчен исәпләнгән судно артык йөкләнеш белән елгага чыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез