Газетага язылу

Татарстанда ике бала электр поезды астына эләккәннән соң прокуратура тикшерү башлаган

Идел буе транспорт прокуратурасы ике үсмернең Казанда тимер юлда җәрәхәтләнүе сәбәпле тикшерү үткәрә. Бу хакта “KazanFirst” ведомствоның рәсми телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
Бу хәл кичә кич Горький тимер юлының Дәрвишләр – Восстание станцияләре арасында килеп чыккан. Балаларны электр поезды бәрдергән. Гадәттән тыш хәл булган урынга Татарстан транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме килеп җиткән.
Россия транспортта Тикшерү комитеты хәрәкәт кагыйдәләрен һәм тимер юл транспортыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында статья буенча җинаять эше кузгаткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре