Әлмәтнең Шевченко урамындагы фатирларның берсендә ике бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр — 10 һәм 8 яшьлек кызлар, аларны җирле балалар хастаханәсенә озатканнар. Балаларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез