Татарстанда ике ярминкә көнендә барлыгы 130,5 миллион сумлык азык-төлек сатканнар

Татарстанда ике ярминкә көнендә барлыгы 130,5 миллион сумлык азык-төлек сатылган.
“214,6 тонна яшелчә, шул исәптән 120,3 тонна бәрәңге, 36,6 тонны сөт, 63,1 тонна шикәр комы, 333,7 мең данә йомырка, 163,9 тонна ит (85 тоннасы – сыер ите) сатылган”, – дип билгеләп үтелгән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән.
Ярминкә уздыру өчен 1,5 мең берәмлек транспорт җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез: 15 марттан Татарстанда янә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Шәһәр халкы аларда кибетләрдәгедән арзанрак бәядән фермер, кооператив һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продуктларын сатып алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре