Газетага язылу

Татарстанда ике катлы күпфатирлы йортта газ шартлаган

Нурлат шәһәрендә ике катлы күпфатирлы йортта шартлау булган. Шартлаудан соң янгын чыккан. Ут 2 катны колачлап алган. Янгын 80 квадратны тәшкил итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, дүрт кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең берсен җимерекләр астыннан чыгарганнар һәм авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре