Татарстанда ике үсмер табылган карта белән тәм-томнар сатып алган

Банк картасының балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче 33 яшьлек хатын-кызныкы булуы ачыкланган.

Чаллыда 33 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Ул банк картасын югалткан. Озакламый аның телефонына картасындагы акчасын төрле кибетләрдә “салдырып” алу турында смс-хәбәрләр килә башлаган, дип яза “Челнинские известия”.

Хокук саклаучылар видеокамералар язмалары буенча чит картаны үз итүчеләрнең эзенә төшкән. Болар 15 һәм 16 яшьлек ике үсмер булып чыккан. Үсмерләр дәресләрдән соң 3 сәгать буе берничә сәүдә үзәген аркылыга-буйга гизеп, үзләренә тәм-том җыйган.

“Урлау” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Балигъ булмаганнарның эшләре буенча инспекция хезмәткәрләренә бу хакта җиткерелгән. Аларга әлеге үсмерләрнең гаиләләрендә булырга туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре