Татарстанда илкүләм проект буенча Комлы Кавал-Орловка юлы төзекләндереләчәк

Лаеш районында, “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты кысасында, Комлы Кавал-Орловка юлын төзекләндерү эшләре башланган. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл хезмәтләре 2,4 чакрым озынлыктагы юл өлешендә асфальт түшәмәсен тигезләп җәюгә керешкән. Проектка, иске түшәмәне алып, асфальт-бетон түшәмәсенең югары катламын тигезләп җәю, шулай ук юл кырыйларын ныгыту кертелгән.

2025 елда Казан агломерациясендә илкүләм проект буенча 17 объектта 21 чакрымнан артыграк озынлыкта юлларны яңарту күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез: илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, 2019 елдан бирле бөтен ил күләмендә гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре