Татарстанда илкүләм проект буенча утызга якын күперне яңартачаклар

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 29 ясалма корылма ремонтланачак һәм ике күпер төзеләчәк. 9 объектта эшләр узган елда ук башланган иде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ яза.

«Күперләрне торгызу эшчәнлеге зур шәһәрләрдә һәм төбәк юлларында гына алып барылмый, ә җитештерү куәтләрен бүлү өчен Татарстан муниципаль районнары территорияләрендә дә гамәлгә ашырыла. Күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү чаралары төбәкнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм республика халкының тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә», - дип искәртте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Аерым алганда, быел Чаллыда Шилнә елгасы аша 312 метр озынлыктагы тимер-бетоннан төзелгән Боровецкий күперен капиталь ремонтлау төгәлләнер дип көтелә. Моннан тыш, Мамадышта Ушмы елгасы аша 54 метрдан артык озынлыктагы яңа күпер төзелеп бетәчәк.

Татарстанның Мөслим районында «Актаныш – Мөслим» автомобиль юлында Ык елгасы аша салынган күпер ремонтланачак, Түбән Кама районында «Чистай – Түбән Кама» автомобиль юлында Чишмә елгасы аша төзелгән күпер яңартылачак. Казанның Совет районында Достоевский урамындагы юл үткәргечне тәртипкә китерәчәкләр.

Ремонт эшләре 22 муниципаль берәмлеккә кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре