Татарстанда илкүләм проект кысаларында Нурлат шәһәрен урап уза торган юл төзекләндерелгән

Татарстанда Нурлат шәһәрен урап уза торган 1,1 километр озынлыктагы юл участогы төзекләндерелгән. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча республиканың Нурлат районында 4,6 – 5,8 километрда башкарылган, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

«12,6 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-бетон катнашмасыннан тигезли торган катлам салу һәм асфальт-бетон катнашмасыннан өске катламын җәю эшләре башкарылды», – диделәр министрлыкта.

Моннан тыш, эшчеләр 1,1 мең кв. метрдан артык мәйданда юл читен вак таш-ком катнашмасы һәм 2,3 мең кв. метр мәйданда асфальт гранулятор белән ныгыткан, шулай ук юл билгеләре сызганнар.

Быел Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 километрдан артык автомобиль юлын төзекләндерәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре