Быел Татарстанда беренчел буын медицина ярдәме учреждениеләрен яңарту чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта Финанс министрлыгы хәбәр итә.
Эшләр “Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү” федераль проекты кысасында алып барыла. Әлеге проект “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты составына кертелгән.
2025 елга республика бюджетында бу максатка 3 миллиард сумнан артыграк күздә тотылган. Шуның 2,4 миллиард сумы федераль бюджеттан алыначак, калган өлеше – республика казнасы средстволары.
Акча поликлиникаларны капиталь төзү һәм ремонтлауга тотылачак. Бу исә төбәктә яшәүче һәркем өчен медицина хезмәте мөмкинлекләрен һәм сыйфатын яхшыртачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез