2025 елда Татарстанда 12 илкүләм проект башланачак. Алар үз эченә 46 төбәк проектын да алачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
“Татарстанда 12 илкүләм проект тормышка ашырылачак, алар 46 төбәк проектын да берләштерәчәк. Әлеге максаттан, алдагы өч елда 160 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү каралган”, – диде ул.
2025–2030 елларда Россиядә барлыгы 19 илкүләм проектны тормышка ашырырга ниятлиләр. “Шул исәптән, технологик лидерлыкка бәйле 6 илкүләм проект федераль дәрәҗәдә генә тормышка ашырылачак”, – дип ачыклык кертте министр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, республикада илкүләм проектлар төбәк проектлары аша тормышка ашырыла. “Бөтен проектлар да әһәмиятле, чөнки алар халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Һәр гаиләгә, һәр кешегә кагылалар. Республикада барлык илкүләм проектлар буенча да җентекле эш башланды”, – диде министр.
Белешмә өчен: Татарстанда тормышка ашырылачак илкүләм проектлар – “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм актив тормыш”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Кадрлар”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” һәм “Пилотсыз авиация системалары”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез