Татарстанда илкүләм проектларга 228 миллиард сум акча тотылган

2019–2024 елларда республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга 228 миллиард сумга якын акча тотылган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

“2019–2024 елларда республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга 228 миллиард сумга якын акча тотылды. Шул исәптән, 160 миллиард сум акча – федераль бюджеттан, 68 миллиард сумнан күбрәк акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде”, – диде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов илкүләм проектларны тормышка ашыру барышында ирешкән төп уңышларны да атады. “7 мең чакрымнан артык юл төзелде һәм төзекләндерелде. Үз чиратында, бу – республика эчендә дә, күрше төбәкләр белән дә транспорт элемтәсен яхшырты. 353 парк һәм скверны яңарту юнәлешендәге эшләрнең шактый өлеше бетте. 2019 елдан бирле илкүләм проект кысасында 27 мәктәп төзелде. Биредә 25 меңнән артык бала белем ала. 400ләп сәламәтлек саклау объекты, 70кә якын мәдәният объекты төзелде һәм төзекләндерелде”, – диде ул.

Министр кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә дә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, илкүләм проект кысасында кече һәм урта эшкуарлыкка 316 миллиард сумлык 179 мең ярдәм чарасы күрсәтелгән. “Моннан тыш, республикада бизнеска карата кызыксындыруны арттыруга юнәлдерелгән махсус проектлар да тормышка ашырылды. Аерым алганда, “Эшкуарлык фабрикасы”нда 26 мең кеше катнашты”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре