Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган белгечләр билгеле

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән югары түләүле 5 белгеч исемлегенә машинистлар, пилотлар һәм инженер-конструкторлар кергән. Бу хакта «Татар-информ»га министрлык матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, пилотлар алда бара: хәзерге вакытта республика учреждениеләренә 60 белгеч кирәк, ә аларга тәкъдим итәргә әзер булган уртача хезмәт хакы 210 мең сум тәшкил итә. Керем дәрәҗәсе буенча икенче урында — механик асфальт җәю техникасы машинистлары: аларга айлык уртача керем 147,9 мең сум вәгъдә итәләр, шул ук вакытта 100 вакансия ачылган. Лидерлар өчлеген автогидроподъемник һәм вышка машинистлары йомгаклый. Аларга уртача 125,3 мең сум түләргә әзерләр, җитешмәгән кадрларны эзләү турында 150 белдерү урнаштырылган.

Дүртенче урында фрезерлаучылар, аларның уртача хезмәт хакы 105,8 мең сум, 428 вакансия бар. Бишенче урында инженер-конструктор тора: аларның уртача хезмәт хакы 103,4 мең сум тәшкил итә, ә эш бирүчеләр 169 эш эзләүчедән җавап көтәләр.

Искәртик, 2025 елдан Россиядә эш эзләүче гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә ярдәм итүче «Кадрлар» илкүләм проекты старт алды. Мисал өчен, гражданнар өчен яңадан укыту оештырылган, ә эш бирүчеләр өчен инвалид хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру һәм алар өчен эш урыннарын җиһазлау өчен субсидияләр каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре