Татарстанда җиңел машина “ГАЗель”гә килеп бәрелгән: үлүчеләр бар

Кичә Саба районында “Лада Ларгус” (рулендә 63 яшьлек ир-ат булган) “Лада Гранта” машинасын узарга маташканда “ГАЗель”га килеп бәрелгән. “ГАЗель” рулендә 44 яшьлек ир-ат булган.
Йөртүче “Обгон запрещен” дигән юл билгесе зонасында алдан баручы машинаны узмакчы булган. Бәрелешкәннән соң Лада Ларгус” белән “ГАЗель”гә ут капкан.
Фаҗигадә “Лада”ның 58 яшьлек пассажиры (хатын-кыз) һәлак булган. Ике йөртүче дә җәрәхәтләнгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре