Торак йортларның ишегалларына шул тирәдә яшәүчеләр генә түгел, бәлки әллә каян килеп үзләренең коммерция машинасын калдырып китүчеләр дә очраштыргалый. Татарстанда ишегалдына нинди транспортны куярга ярамый? “Татар-информ”ның шул хактагы язмасын тәкъдим итәбез.
Коммерция транспорты төрләре:
 - такси
 - каршеринг
 - товар китерү хезмәте фургоннары
 - реклама урнаштырылган транспорт чаралары
 - йөк автомобильләре
 - автобуслар
Җиңел автомобильләр
Авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган транспорт чарасы җиңел автомобильгә керә. Җиңел автомобильләрне, шул исәптән такси, курьер машиналарын һәм кечерәк фургоннарны ишегалдына куярга ярый. Ләкин коммерция машинасына башка транспорт төрләренә комачаулык итмәгәндә генә рөхсәт ителә.
 Каршерингка алынган машиналарны мобиль интернет тота торган, барлык кеше кереп йөри ала торган урында гына калдырырга мөмкин. Әйтик, койма белән әйләндереп куелган ишегалдында мондый машинаны куярга ярамый.
Йөк машиналары һәм автобуслар
Авырлыгы 3,5 тоннадан артып киткән машина йөк машинасы булып санала. Йөк машиналарын һәм автобусларны ишегалдына кую тыела. Хәтта йөртүчесе шул тирәдә генә яшәгән очракта да.
 Йөк транспорты йөк бушату-төяү яки пассажирларны утырту-төшерү өчен генә ишегалдына кереп чыгарга мөмкин. Башка очракларда аңа биш минуттан артыграк туктап торырга ярамый.
 Коммерция транспорты парковка кагыйдәләрен бозган очракта нишләргә?
 Коммерция транспорты ишегалдында парковка кагыйдәләрен бозган очракта, түбәндәгечә эшләргә мөмкин:
 - транспорт чарасы хуҗасы белән элемтәгә кереп, машинасын алуны сорарга
 - ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга
 - милекчеләр җыелышы карары нигезендә шлагбаум урнаштырырга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез