Киләсе атна башында Татарстанда яңгырлар һәм һава температурасының төшүе көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килүгә шартлар тудырачак бу, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якындагы көннәрдә яңгырлар явып узачак, төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 0 дән түбән төшәчәк. Мондый һава шартлары юлда бозлавыкка китерә.
Шуны истә тотып, Дәүләт автомобиль инспекциясе йөртүчеләргә алдан баручы транспортка кадәрге дистанцияне сакларга, кинәт тормозга басмаска тәкъдим итә. Хәрәкәт тизлеге юлдагы хәлләрдән чыгып сайлап алынырга тиеш. Шулай ук узу, каршы як юлга чыгу куркыныч белән янарга мөмкин.
Моннан тыш Дәүләт автомобиль инспекциясе йөртүчеләргә транспортны кышка режимда файдалануга күчерү зарурилыгы турында искәртә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез