Газетага язылу

Татарстанда ир-ат һәм бала батып үлгән

Иделдә сапборд әйләнүе нәтиҗәсендә ике кеше батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итте.

Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында "Щурячий" СНТ ның ике олы кеше һәм өч бала елга буйлап сапбордта йөргәннәр. Сапборд әйләнгәннән соң барысы да суга егылганнар, балалар бата башлаган. Сигез яшьлек кыз һәм биш яшьлек малайны коткарып кала алганнар. Югалган дүрт яшьлек баланы коткарырга омтылганда 34 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Килеп җиткән водолазлар акваториянең 6 мең квадрат метрын тикшергәннәр. Ярдан 50 метр ераклыкта һәм 8 метр тирәнлектә алар дүрт яшьлек малай һәм ир-атның гәүдәсен тапканнар һәм судан чыгарганнар. Һәлак булучыларда коткару жилетлары булмаган. Һәлакәтнең беренчел сәбәбе - су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре