Татарстанда иртәгә яңгыр, җепшек кар, томан көтелә

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтте. Метеокүзәтүләр мәгълүматлары буенча, 19 апрельдә республикада яңгыр, җепшек кар, томан көтелә.

Һава температурасы 0 градустан түбән төшәргә мөмкин, бу бозлавык барлыкка килергә мөмкин дигән сүз.

Шулай ук ЮХИДИда начар һава торышы вакытында машина йөртүчеләр куркынычсыз тизлек сайларга тиешлеген искә төшерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре