Аны 2 ноябрьдән бирле эзләгәннәр.
Узган ялларда Югары Осланда 78 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” үзенең чыганакларына таянып яза.
Пенсионер инде 2 ноябрьдә үк югалган. Шушы вакыт эчендә аны эзләгәннәр. Пенсионерның мәетен узган ялларда иртәнге сәгатьләрдә авыл зираты тирәсендәге урман полосасында тапканнар. Чыганак мәгълүматлары буенча, бабайның муенында асылыну эзләре булган. Моннан тыш үлеме алдыннан калдырган кәгазь кисәген тапканнар. Анда нәрсә турында язылганлыгы мәгълүм түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез