Республикада 7 көндә барлыгы 9 авария очрагы теркәлгән.
Бер атна эчендә Татарстан юлларында 16 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Сәмигуллин сүзләренә таянып яза.
– Гадәттә юлларда аварияләр саны зуррак, һәлак булучылар саны кимрәк була. Ә бу юлы без бөтенләй башкача вазгыятьне күрәбез. 9 авариядә генә дә 16 кешене югалттык, – дип билгеләп үткән Сәмигуллин.
 Аның сүзләренә караганда, ел башыннан бирле республикада барлыгы 1 271 авария очрагы теркәлгән. 140 кешенең гомере өзелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез