Татарстанда юл кырыена төшеп киткән бензовоз йөртүчесе һәлак булган

Кичә Татарстанның Баулы районында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бензовоз юл кырыена төшеп киткән.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл һәлакәтеннән соң, йөк машинасының йөртүчесенең хәле киткән.

Ул зәңгәрләнеп килгән һәм аңын югалткан. Һәлакәт урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары йөртүченең үлемен раслаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре