Татарстанда Чистай - Казан - Оренбург трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән. Авария кичә кич Чистай районында Галактионово авылы янында була. Анда Mercedes һәм "ГАЗель" машинасы бәрелешкән.
Урынга ашыгыч ярдәм табиблары оператив рәвештә килде. Шаһитлар сүзләренчә, ике машина йөртүчесе дә җәрәхәтләр алган, шулай ук тугыз "ГАЗель" пассажиры зыян күргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр арасында балалар юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез