Татарстанда юл-урам челтәрен төзекләндерүгә тәүге тапкыр 30 миллиард сумнан артык акча тотылачак

Татарстанда быел юл-урам челтәрен төзекләндерүгә тәүге тапкыр 30 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

“2025 елның төп юнәлеше – республиканың урам-юл челтәре. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан урам-юл челтәрен үстерүгә моңарчы тиңе булмаган ярдәм күрсәтелде. Республикада әлеге эшкә бу кадәр акча бүлеп бирелгәне юк иде әле”, – диде Фәрит Хәнифов.

Министр сүзләренә караганда, урам-юл челтәрен төзекләндерү өчен Казанга – 14,5 миллиарда сум, Чаллыга – 4,6 миллиард сумнан күбрәк, Түбән Камага – 1,5 миллиард сумнан күбрәк, калган муниципаль берәмлекләргә – 9,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Рөстәм Миңнеханов программа үтәлешен даими контрольдә тотарга кушты, дип тә искәртте Фәрит Хәнифов.

“Программа быел тәге тапкыр шундый зур күләмдә башланып китте. Татарстанда мондый хәлнең булганы юк иде әле. Аны тиз арада тормышка ашыру өчен, торак пунктларның урам-юл челтәрен норматив торышка җиткерүгә бәйле схема сайланды. Ягъни, без бөтен ташландык хәлдәге урам, юлларны рәткә китерәчәкбез. Алар норматив торышта булачак”, – диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре