Газетага язылу

Татарстанда юллар төзекләндерүгә 1,5 миллиард сум бирелә

“Главтатдортранс” оешмасы Татарстанда барлыгы 1,5 миллиард сумга берничә автомобиль юлын төзекләндерүне күздә тота. Дәүләт сатып алулар порталына бу җәһәттән тендерлар урнаштырылган.

Беренче тендер – Лаеш районында 250 миллион сумга Саескан Тавы – Шәле автомобиль юлын төзекләндерү. Эшләрне 24 октябрьгә кадәр төгәлләү күздә тотыла. Акча Татарстан бюджетыннан биреләчәк.

Икенче тендер – Аксубай районында 156 миллион сумга Аксубай – Федоровка автомобиль юлын төзекләндерү. Эшләрне 21 ноябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Акча Татарстан казнасыннан һәм федераль бюджеттан бирелә.

Өченче тендер – Мамадыш районында 151 миллион сумга Мамадыш шәһәре урау юлын ремонтлау.
Дүртенче тендер – 96 миллион сумга берьюлы өч объектны ремонтлау. Болар – Алабуга районында Алабуга – Лекарево – Зур Армалы, Кукмара районында Лубян – Бажениха һәм Менделеевск районында М7 «Волга» – Бәзәкә автомобиль юллары. Төзекләндерү эшләрен төгәлләү срогы – 12 августка кадәр. Акча Татарстан казнасыннан һәм федераль бюджеттан бирелә.

Бишенче тендер – Чистай районында 287 миллион сумга Чистай – Түбән Кама автомобиль юлын ремонтлау. Эшләрне 20 октябрьгә кадәр төгәлләү каралган. Акча Татарстан казнасыннан һәм федераль бюджеттан бирелә.

Алтынчы тендер – барлыгы 509 миллион сумга ике объектны төзекләндерү. Болар – Түбән Камада Лесная урамында – Мурадьян урамыннан Гагарин урамына кадәр –автомобиль юлы, Шушы ук шәһәрдә Студентлар урамында –Корабельная урамыннан Р.Гайнуллин урамына кадәр – автомобиль юлы. Эш ике этапта 20 ноябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Акча Татарстан бюджетыннан бирелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект нацпроект

Көн хәбәре