Татарстанда капиталь ремонт өчен минималь кертем ун процентка артты

2025 елдан республикада капиталь ремонт өчен минималь кертем ун процентка артты. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Рәсми порталында бар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карардан аңлашылганча, капиталь ремонт өчен кертем бер квадрат метрга 7,7 сумнан 8,47 сумга кадәр җитәчәк.
Былтыр Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 700дән артык йорт төзекләндерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре