Республикада болытлы һава торышы саклана. Көндез кар һәм җепшек кар яву дәвам итәчәк. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, буран булуы ихтимал. Күз күреме 500 метрга һәм аннан да азракка кадәр начарлана. Юлларда бозлавык хасил булачак.
Секундына 6-11 метр тизлектәге җил башта көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, ә аннары төньяк-көнчыгыштаң исәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 16 мметрга кадәр, ә төнлә секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә -4..-9, аязганда -13, көндез +1..-4 градус, Казанда -5..-7 градус булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез