“Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып язганча, хокук саклау органнары хезмәткәрләре 30лап шундый угрылык очрагын билгеләгәннәр.
Көннәрдән бер көнне угрыны тоткарлаганнар. Ул үз гамәлен сөеклесен – янәсе, инвалид туташны карау зарурилыгы белән аңлаткан. Әмма “озын куллы” ир-атны кулга алганнан соң да кибеттән урлашулар дәвам иткән. Аның “эшен” сөйгән кызы дәвам итүе билгеләнгән. Туташ кибетләрдән азык-төлекне иректән мәхрүм итү урынына эләккән сөеклесенә тапшыру өчен чәлдерүен әйткән. Гашыйкларга җинаять эшләре кузгатылган. Хәзер ир-ат – сак астында, туташ исә – шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән өендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез