Газетага язылу

Татарстанда киләсе елда балалар бакчасы өчен түләү күләме арта

Министрлар Кабинетында киләсе елга балалар бакчасы өчен түләүнең иң зур күләме расланган.

Татарстанда 2023 елга балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең максималь күләме расланган. Шулай итеп, өч яшьтән зуррак сабыйның 12 сәгать дәвамында балалар бакчасында булуы 3732 сумга төшәчәк. Гаиләдә өч һәм аннан күбрәк бала икән – 1866 сумга. Өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен бакча хакы 3464 сум һәм 1732 сум тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, Министрлар Кабинеты узган елда балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең максималь күләмен түгел, ә уртача күләмен раслаган булган. Шул рәвешле быел өч яшькә кадәрге сабыйның 12 сәгать дәвамында бакчада булуы 2006 сум тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре