Татарстанга көчле яңгыр һәм җил якынлаша. Республикада синоптиклар кисәтү игълан иткән.
Гидрометеоүзәк фаразына караганда, 23 апрельдә 15.00 сәгатьтән 24 апрельдә 2.00 сәгатькә кадәр яшен, секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр тизлектә җил, көчле яңгыр һәм боз көтелә. Казанда синоптиклар кисәтүе бүген 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә гамәлдә булачак. Шул ук вакытта һава температурасы республиканың күпчелек өлешендә +23...+28 градуска җитәчәк. Чәршәмбе – 24 апрельдә дә шундый ук һава торышы саклана. Көндез – башлыча көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, яшен һәм боз. Секундына 23 метрга кадәр тизлектә җил булачак. Һава температурасы берникадәр төшә. Көндез +15...+20, төнлә +8...+13 градус. Пәнҗешәмбе – 25 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез термомтерның терекөмеш баганасы +14...+19 градус, төнлә +3...+8 градус күрсәтәчәк.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 26 апрельдә республикада явым-төшем ихтималы аз. Шимбә – 27 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +16...+21 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Исегезгә төшерәбез: республикада 18-23 апрельдә аномаль эсселекнең хөкем сөрүе сәбәпле, кисәтү гамәлдә булып килә: тәүлеклек уртача температура нормадан 9-15 градуска югары. Белгечләр моның сәбәбен Балканнан үтеп кергән циклонга бәйләп аңлата.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез