Татарстанда май уртасында, кыраулар төшү куркынычы сәбәпле, кисәтү игълан ителгән. Иртәгә республикада яшәүчеләрне температура “таганы” көтә: көндез +15 градус булса, төнлә һава температурасы -7 градуска кадәр төшәчәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе – 15 майда Татарстанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кыраулар көтелә. Һава температурасы -2...-7 (Казанда -4) градуска кадәр төшәчәк. Алмашынучан болытлы һава, секундына 3-8 метр тизлектә җил. Көндез +10...+15 градус.
Пәнҗешәмбе – 16 майда республикада көндезге һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма төнлә, элеккечә үк, салкын: -5 градус. Җомгадан төнге сәгатьләрдә дә дә җылырак булачак, әмма яңгырлар башланачак.
Исегезгә төшерәбез: дүшәмбе – 11 майда Казанда салкынлык буенча 1918 елгы рекорд челпәрәмә килгән: һава температурасы -2,4 градуска кадәр төшкән. 106 ел эчендә иң түбән күрсәткеч бу. Узган ялларда Татарстанда һава температурасы нормадан 7-11 градуска түбәнрәк булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез