Газетага язылу

Татарстанда көчле җил агачларны аударган, йортларга зыян салган

Кичә Татарстанның Аксубай районында көчле җил ике йортның, шулай ук биш хуҗалык корылмасының түбәсен өлешчә куптарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә. Моның сәбәбе - урыны белән тизлеге 24 метрга кадәр җиткән көчле җил.

Ведомство мәгълүматларына караганда, көчле җил аркасында Татарстанда 12 агач (Казанда - өч, Чистай районында – биш, Аксубай районында – өч, Арча районында – бер) ауган.

Шул сәбәпле, Татарстанның Лениногорск, Чистай, Әлмәт, шулай ук Биектау районнарындагы кайбер йортларда ут беткән – 1 079 абонент утсыз калган. Чистай районындагы «Ровесник» һәм «Солнышко» балалар лагерьларында да ут беткән.

Челтәр компаниясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта электр белән тәэмин итү торгызылган, дип яза Татар-информ.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре