Газетага язылу

Татарстанда көчле җил һәм температураның +29 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Якшәмбе Татарстанда алмашынучан болытлы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җилнең көчәюе ихтимал, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итте, ә көндез ул +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы июль урталарында республикада аномаль эсселек кими башлаячагы хакында хәбәр иткән иде.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре