Татарстанда 2025 елда коммуналь инфраструктураны яңартуга 3,2 млрд сум акча каралган.
Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы хәбәр итә. Әлеге эш «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты кысасында башкарылачак. Әлеге акчаның 1,7 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.
Шул рәвешле, Татарстанда коммуналь хуҗалык объектларын төзү, яңарту һәм капиталь ремонтлау буенча зур эш башкарылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез