Республикада тагын 3 кеше Көнбатыш Нил бизгәген йоктырган. Бу хакта “Татар-Информ” үз чыганагы мәгълүматларына таянып яза.
“Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәген йоктыручылар саны 10га җиткән”, – дип билгеләп үткән чыганак агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Агентлыкка Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, клиникада 5 кеше дәвалана. “Барысы да профильле бүлектә дәвалана. Аларның хәле уртача, гомерләренә куркыныч янамый”, – диелгән хастаханәдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез