Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген – 6 сентябрьдә Татарстанда һава температурасының бик нык “уйнавы” көтелә. Төнге сәгатьләрдә республикада кырау төшсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 13 метрга кадәр тизлектә җил.
Төнлә һава температурасы +2...+7 градустан артмаячак. Урыны белән кыраулар булыр дип фаразлана. Көндез исә +18...+23.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез