Казанның 18 нчы автобус кондукторы шөпшә чаккан баланы коткарган. Малай салонның алгы мәйданчыгында утырган барган. Кондуктор “Дементьев” тукталышында баланың, бөҗәкне куып җибәрергә маташып, чәпәләнеп утыруын күргән.
Нозим Джураев, кичекмәстән, бала янына килеп, кулына шөпшә чагуын күреп алган. Ул, инструкциядә язылганнарны хәтерендә яңартып, тиз генә “Ашыгыч ярдәм” чакырткан һәм, медиклар килгәнче, балага беренче ярдәм күрсәткән. Моннан тыш кондуктор баланың әнисе белән элемтәгә кереп, аңа килеп туган хәл турында тәфсилләп сөйләп биргән. Шул ук вакытта диспетчерга хәбәр иткән. Диспетчер исә автобусны маршруттан вакытлыча чыгарырга булган.
“Ашыгыч ярдәм” санаулы минутлар эчендә килеп җиткән. Табиблар кондукторның бик дөрес һәм үзвакытында күрсәтелгән ярдәмен югары бәяләгән.. Баланы хастаханәгә озатканнар. Хәзер аның гомеренә берни янамый.
Исегезгә төшерәбез: шөпшә чагу балаларның гомеренә зур куркыныч белән янарга мөмкин. Аның анафилактик шок кебек бик көчле аллергиягә китерүе бар. Хәтта аллергия булмаган очракта да, кул, бит яки муен шешүнең сулышка зыян салуы ихтимал
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез