Татарстанда контракт төзүчеләргә 3,1 миллион сум һәм ташламалар каралган

Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер мәртәбә 3,1 млн сум түләнә. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе.

Түләү ике өлештән тора: 2,7 млн сум – республикадан, 400 мең сум – Саклану министрлыгыннан.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру – Татарстанда хәрбиләргә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән системасының бер өлеше генә. Татарстанда контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң тулы озатып йөрүгә исәп тотарга була.

Контракт имзалаучыларны монда экипировка белән тәэмин итәләр һәм үзәкләштерелгән рәвештә формалаштыру урыны буенча частьларга җибәрәләр, алар анда полигоннарда әзерлек уза. Частька алынганнан соң ук хәрбиләр бер тапкыр бирелә торган түләү – 3,1 миллион сум ала. Махсус хәрби операция зонасында аларның акчалата тәэмин ителеше аена 210 мең сумнан һәм аннан да югарырак була.

Махсус хәрби операциядә һәр катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм тиешле айлык түләүләрне алачак. Анда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Татарстанда ташламаларның тулы спектры каралган: 10 миллион сумга кадәр бурычны түләмәү, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү мөмкинлеге, югары һәм урта уку йортларына бюджет урыннарына керү һәм башкалар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40.

Телефоны: (843) 221-44-52. Шулай ук, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре