Татарстанда контракт төзүчеләргә арттырылган түләүләр 20 августка кадәр озайтылды

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган 1,5 миллион сум күләмендә арттырылган түләүне 2024 елның 20 августына кадәр озайту турында карар кабул ителде.

Моңарчы күрелмәгән әлеге ярдәм чарасы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары. Бу хакта агымдагы елның 5 июлендә билгеле булды. Ул вакытта арттырылган түләү 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзүчеләргә биреләчәк, дип тә игълан иттеләр.

“Өстәмә кызыксындыру чарасы буларак, контракт буенча хезмәт итүчеләргә каралган республика түләвен тагын 500 мең сумга арттырырга карар кылдык. Без моны эшләмичә булдыра алмыйбыз. Хәрбиләр турында без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Алгы сызыктагылар гаиләләре турында кайгырмаска тиеш, һәм бу – безнең бурыч”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгеннән билгеләнгән яңа түләүләрне дә исәпкә алып, Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр бер тапкыр 1 миллион 705 мең сум ала башлаячак. Түләү күләме арту Россия Президенты Владимир Путиинның федераль түләү турында яңа указына бәйле. Аның нигезендә, 1 августтан ел азагына кадәр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүче хәрбиләргә федераль үзәктән бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 400 мең сум (хәзерге 195 мең сум урынына) тәшкил итәчәк.

Шул рәвешле Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 1,7 миллион сумга җитәчәк (Татарстан Республикасыннан – 1,005 млн сум, Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум, муниципалитетлардан – 300 мең сумга кадәр).

Яңа контрактчыларга, финанс ярдәменнән тыш, республика һәм федераль дәрәҗәдә барлык ташламалар, социаль ярдәм чаралары сакланып кала. Хәрбиләрнең эш урыны югалмый, җирле хакимият аларның гаиләләрен үз карамагына ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре