Газетага язылу

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 43 процентка кимегән

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыру дәрәҗәсе саклана. Шул ук вакытта, лаборатор расланган грипп очраклары кимегән.

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна эчендә республикада ОРВИ һәм гриппның 12 760 очрагы теркәлгән. Авыру эпидемия бусагасыннан 35,6 процентка түбәнрәк.

Гриппка уңай нәтиҗәләр өлеше 65,8 процентка кадәр кимегән һәм 374 очрак тәшкил иткән. А гриппы вирусы өстенлек итә, шулай ук В гриппы да тарала башлаган. Бу эпидемия процессының фаразланган динамикасына туры килә, дип белдерделәр ведомствода.

Коронавирус инфекциясен йоктыручылар моннан алдагы елның шул ук чорына караганда 43 процентка кимрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре